Archive by month Ноябрь

30 ноябрь. “Җиде көн”.

30 ноябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Кичә Уфада «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышы һәм «Россия – партнерлык гаранты» Россия ислам икътисадый форумы узды. Бу атнада  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасында булды. Чәршәмбедә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының бишенче утырышы үткәрелде. фото http://tatarstan.ru/

30 ноябрь.  “Гөлбакча”.

30 ноябрь. “Гөлбакча”.

Бүген көзнең соңгы көне. Иртәгә 1 декабрь -  кыш аен башлап җибәрәбез. Тизрәк кар яусын да, бар дөньяны акка төрсен иде. Безнең бит чана- чаңгы шуасыбыз килә. Кыш безгә тизрәк кар таулары ясап куйсын. Сизеп торам, сезнең дә ап- ак кар өстендә куышып уйныйсыгыз килә, шулай бит. Әйдәгез, без кышны  шигырь сөйләп, җырлап чакырыйк.

30 ноябрь. Әдәби-музыкаль композиция.

30 ноябрь. Әдәби-музыкаль композиция.

Шагыйрь Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Зәкуанның якты рухына багышлана. Әдәби-музыкаль композиция аның шигырьләреннән һәм шигырьләренә язылган җырлардан төзелде. Шигырьләрне Татарстанның халык артисты Тәлгать Хаматшин укый. Аннары тыңлаучылар игътибарына язучы Мәгъсум Хуҗинның “Кар бөртеге” дигән хикәясе тәкъдим ителә. Аны Рамил Вәҗиев укый.

29 ноябрь. «Яшьлек аланы».

29 ноябрь. «Яшьлек аланы».

Тапшыруыбызның бүгенге темалары турында кыскача: “Карурман: язылмаган дастан”. 2 нче декабрьдә “Калеб” яшь иҗатчылар берләшмәсе шул исемдәге спектакль эскизы тәкъдим итә. Аның авторлары – шагыйрә Луиза Янсуар һәм режиссер Резидә Гарипова. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы “Таба” дигән этно-проектлар акселераторы үткәрә. Бу турыда “Сәләт” Яшьләр оешмасы директоры Айгөл Габдрахманова белән әңгәмәне тыңламый калмагыз.

29 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

29 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

Татар театры үсешенә зур өлеш керткән сәхнә осталарына багышлап әзерләнгән тапшырулар циклы дәвам итә. Бүген без Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Гали Надрюковны һәм режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Габдулла ага Йосыповны искә алырбыз. Мингали Ислам улы Надрюковның тууына быел 110, ә Габдулла Йосыповка – 120 ел. Аларның икесе дә татар театры тарихында якты эз […]