Archive by day Ноябрь 3, 2019

3 ноябрь.  “Татарстан дулкынында”.

3 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

Үзебез дә, тыңлаучыларыбыз да инде ияләшеп җиткән гадәт – тапшыруыбызның якшәмбе чыгарылышында “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсе тәкъдим ителә. Бүген кунагыбыз – барыбызга да таныш кеше, язучы, әдәбият галиме, педагог Әлфәт Закирҗанов. Берничә дистә ел дәвамында әдәбиятыбызны анализлап, әдәбиятның үсешенә дә, безнең – укучыларныың аң-зиһененә дә йогынты ясап, безнең карашларыбызны формалаштырып килүче әдәбият тәнкыйтьчесе.

3 ноябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

3 ноябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Мәктәп- гимназияләрдә  көзге каникул дәвам итә. Каникул башланыр алдыннан күп кенә мәктәпләрдә  төрле күңелле чаралар да үтте. Казанның Ш. Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясендә  исә, “Сихри моңнар дөньясында” дип исемләнгән ике буын вәкилләренең җыр ярышы булып узды. Бүген без шул чарадан язма тыңларбыз.