Archive by day Ноябрь 7, 2019

7 ноябрь. “Офыклар”.

7 ноябрь. “Офыклар”.

Татарча көрәшнең яшьләрне тормышка әзерләүдәге һәм аларны авыл хуҗалыгы белән турыдан-туры бәйләүдәге роле хакында танылган көрәшчеләр һәм тренерлар Марсель Хәйдәров һәм Рим Синякаев катнашында тапшыру.

7 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

7 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

Бүгенге тапшыруыбызның герое — скрипкачы, композитор, дирижер, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының музыка бүлеге мөдире Фуат Хәмит улы Әбүбәкеров. Күптән түгел ул үзенең 75 яшен тутырды, ә 13 ноябрьдә Камал театры сәхнәсендә маэстроның юбилей кичәсе узачак. Әңгәмәбез Фуат абыйның тормыш юлына һәм иҗатына багышлана.

7 ноябрь. “Музыкаль мизгелләр”.

7 ноябрь. “Музыкаль мизгелләр”.

Дистә еллар  дәвамында  һәр көн саен иртәннән үк Татарстан радиосы дикторлары «Тыңлагыз, Казан сөйли: Татарстан  башкаласы Казан сөйли» кебек күңелләрне иркәли торган ягымлы сүзләр белән үзенең  тыңлаучыларына мөрәҗәгать итеп килә. Республикабызның сәяси, икътисадый  һәм мәдәни тормышында радионың роле әйтеп  бетергесез зур әһәмияткә ия. Әле Татарстанда концерт оешмалары, музыкаль театрлар, профессиональ башкаручы музыкаль төркемнәрнең берсе дә […]