Archive by day Ноябрь 9, 2019

9 ноябрь. “Җиде көн”.

9 ноябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Шимбә көнне, гадәттәгечә, эфирда – “7 көн” информацион тапшыруы. Бу атна республикабыз халкы өчен кыска эш атнасы булды. 4 ноябрьдә  Россиядә Халыклар Бердәмлеген билгеләп үттеләр, ә 6 ноябрь көнне — Татарстан Конституциясен кабул итүне бәйрәм иттек.  Эш көннәре саны азрак булса да, атна вакыйгаларга бай булды. https://cloud.mail.ru/public/4p9h/3hs8NHMwQ

9 ноябрь. “Гөлбакча”.

9 ноябрь. “Гөлбакча”.

Бүген без cезне  табигать кочагына сәяхәткә алып чыгарбыз. Казан шәһәре Совет районында урнашкан 206 балалар бакчасына йөрүче  нәни дусларыбыз белән очрашып аларның осталыкларын сынарбыз. Һәм әлбәттә ноябрь аенда гына була торган күзәтүләребез дә сезнең өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

9 ноябрь. «Әдәби-музыкаль композиция».

9 ноябрь. «Әдәби-музыкаль композиция».

Бүген эфирдагы эшебезне “Рәшит Эхмэтҗан ядкәре” дип исемләнгән тапшыру белән башлап җибәрәбез. Анда сез шагыйрьнең шигырьләрен, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар тыңларсыз һәм күренеклеләребезнең аның иҗатына багланышлы фикерләрен ишетерсез.