Archive by day Ноябрь 13, 2019

13 ноябрь.  “Яшьлек аланы”.

13 ноябрь. “Яшьлек аланы”.

Бүген безнең студияне сәләтлеләр басып алды. Кунакларыбыз —  “Сәләт” яшьләр оешмасыннан «Сәләт» клублары Президенты Тимерхан Шәйхетдинов һәм Беренче вице-президент Әмил Нуруллин. Тиздән башланып китәчәк “Дәрман” проектлары юнәлеше турында әңгәмә корырбыз. Шулай ук «Сәләт» үткәрә торган Рөстәм Бикмуллин исемендәге иҗат фестивале турында да сөйләшербез. Бу турыда фестивальнең әдәби юнәлеш кураторы Айгөл Абдрахманова һәм координатор Айгөл Вәлиуллина сөйләр.

13 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

13 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

Бүгенге тапшыруны танылган әдип Әмирхан Еникинең сүзләре белән башлап җибәрәсем килә. “Нинди генә җырны алма, ул, барыннан да элек, кеше күңелендә тормышка мәхәббәт уята, кешедә яшисе килү теләген көчәйтә… Шулай булгач, кеше, җыр тыңлаганда, кайгы-хәсрәтне дә менә ничектер татлырак итеп кичерә, еласа, күз яше дә аның ул хәтле ачы булмый һәм барыбер җиңеләеп кала”, – […]

13 ноябрь. “Юллар чатында”.

13 ноябрь. “Юллар чатында”.

Татарстанда вак-төяк аварияләр китереп чыгарып, «бөке» ясаган йөртүчеләрне  штрафка тарта башлыйлар.     6 декабрьгә кадәр Татарстанның тагын биш төбәк юлында «тоталь контроль» камералары куела. Россия юлларында шиплы резинаны куллану вакытын киметергә тәкъдим итәләр. Юлларны кышкы сезонга әзерләү турында.

13 ноябрь. “Нефть чыккан якларда”.

13 ноябрь. “Нефть чыккан якларда”.

«Азнакайнефть» идарәсе тарафыннан 500 миллионынчы тонна кара алтын чыгарылу уңаеннан.   Хезмәт юлын 1951 елда ук электрчы булып башлаган Әкрәм ага Маннанов кара алтын ятмаларын үзләштерә башлаган беренче елларның авырлыклары хакында хатирәләре белән уртаклаша.