Archive by day Ноябрь 15, 2019

15 ноябрь.  «Татарстан дулкынында».

15 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

Әлмәт татар Дәүләт драма театры якын дусларын, әдәбият-сәнгать әһелләрен, ә иң мөһиме – хөрмәт иткән тамашачыларын кунакка җыйды. Төп сәбәп – Әлмәт театры юбилее. Быел аның оешып эшли башлавына – 75 ел булды. Әлмәт театрын бик яратабыз, ләкин бара алмадык дип уфтанырга ашыкмагыз. Бүген игътибарыгызга менә шул тантаналы кичәнең кайбер мизгелләрен тәкъдим итәбез.