Archive by day Ноябрь 16, 2019

16 ноябрь. “Җиде көн”.

16 ноябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бу атнада  Дубайда II Бөтендөнья Толерантлык саммиты узды. Анда катнашучылар үзара тату яшәүнең кыйммәтләрен глобаль дәрәҗәдә тарату юллары, мәдәниятләр һәм диннәр арасында конструктив диалог турында фикер алышты. Саммитны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Инвестицияле климат торышының илкүләм рейтингында  Республика күрсәткечләре тикшерелде. Бу турыда сөйләшү  Татарстан Министрлар Кабинеты утырышы кысаларында узды. […]

16 ноябрь. “Табигать дуслары”.

16 ноябрь. “Табигать дуслары”.

Кышка җәнлек-җанварлар нинди кием белән керә, туннары җылымы, алар кышлыкка ниндиерәк азык запасы әзерли, шулар һәм башкалар турында тапшыру барышында  тулырак итеп сөйләрбез. Тапшыруда шулай ук  туган якта үсүче агачлар турындагы сәхифә белән дә танышырсыз.

16 ноябрь. Әдәби-музыкаль композиция.

16 ноябрь. Әдәби-музыкаль композиция.

Бу көннәрдә авылларда каз өмәләре бара. Нәкъ җырдагыча күңелле дә, моңсу да вакыт. Халкыбызның борынгыдан калган матур йоласын үтәгәндә рәхәтләнеп тыңларсыз дип, бүгенге тапшыруда без сезнең игътибарга Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабайның “Каз өмәсе” дигән әсәре буенча эшләнгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Шигырьләрне Татарстанның халык артисты Тәлгать Хаматшин укый.   фото http://chekmagush-cbs.ru/