Archive by day Ноябрь 18, 2019

18 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

18 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүген атнаның беренче көнендә игътибарыгызга тәкъдим ителә торган тапшыруны “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсе белән башлап җибәрәбез. Кунагыбыз — күренекле шагыйрь, Татарстанның Габдулла Тукай исеменңдәге дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат. Аны кунакка чакыруыбызның бик тә матур сәбәбе бар. Бүген Татарстан язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында аңа 60 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе үткәрелә.

18 ноябрь. Туры элемтә.

18 ноябрь. Туры элемтә.

Халкыбызда: “Калган эшкә кар ява” диләр. Кар явар вакыт җитте. Экологлар кышкы чорны ничек каршылый? Шәһәр урамнарындагы карны кая куячаклар? Болар хакында туры эфирда Татарстан экология һәм  табигый ресурслар министрының беренче урынбасары  Фаяз Шакиров сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

18 ноябрь. “Нефть чыккан якларда”.

18 ноябрь. “Нефть чыккан якларда”.

Җәлил нефть һәм газ чыгару идарәсе төзелгәннән соң үткән 60 ел эчендә җир куеныннан 585 миллион тонна кара алтын алды. Гомумән, республикабыз ятмаларыннан «Татнефть» тарафыннан табылган  күләмдә җәлиллеләр өлеше  17 процент тәшкил итә.