21 август. «Татарстан дулкынында».

FUmKiXygRF0

Август башында Татарстанда зур танылу алган «Әлиф» иҗат төркеме Мексикада булып кайтты. Бу төркем «Әлиф» дип аталган беренче тамашасын 2017 елның 12 июлендә тәкъдим иткән иде. Тамашаның режиссёры – Туфан Имаметдинов, хореограф – Марсель Нуриев, рәссамы — Лилия Имаметдинова, музыкасын композитор Эльмир Низамов иҗат иткән. Спектакльдә «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батулла бии. “Әлиф” хореографик спектакле Азәрбәйҗан халыкара театр фестивалендә, Санкт-Петербургта узган халыкара бию фестивалендә, Франциядә Россия мәдәнияте көннәрендә катнашты.

5b72e4e353b337561ac7e2c5c6557189

“Әлиф” төркеме дөнья тирәли сәяхәтен дәвам итеп, инде океан арты илләрендә дә чыгышлар ясый башлады. Бу юлы алар Мехико шәһәрендә узган Халыкара заманча бию фестивалендә “Әлиф” спектаклен тәкъдим иттеләр. Мексикада булып кайтканнан соң, “Әлиф” төркеме вәкилләре Эльмир Низамов, Илүсә Хуҗина һәм Нурбәк Батулла белән очрашып сөйләштек.

 

20190821_112908

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>