21 август. “Яшьлек аланы”.

молод раб world skills 5

Иртәгә башкалабызда 45 нче тапкыр үтәчәк ”Ворлдскиллс” эшче һөнәрләр чемпионаты башланып китәчәк. Ачылу тантанасы Казан арена стадионында булачак. Ачылу тантанасының кайбер серләрен ачып, оештыручылар биредә  төрле йолдызлар чыгышы, махсус кунак буларак дөньяда бердәнбер гражданлык һәм паспорт алган София исемле робот булачагын хәбәр итә. Сәхнә бизәлешендә югары технологияле декорацияләр кулланылган, ә иң мөһиме – сәхнәдә барган вакыйгаларга тамашачылар үзләре йогынты ясый алачак. Ярышлар Казан экспо күргәзмәләр үзәгендә булачак. Казанның төрле җиреннән аңа кадәр махсус шатллар хәрәкәт итәчәк. Чемпионат 56 компетенция буенча үткәрелә. Анда 63 чит илдән 1300 дән артык яшь профессионаллар катнаша. Аларның эшен 1300 эксперт бәялиячәк. Чемпионат башланырга санаулы сәгатьләр калган бу тарихи мизгелдә без студиядә аның илкүләм этабында катнашучыларны һәм яшь чемпионнарны тәрбияләүчеләрне сәламлибез. Алар – кирпеч салу компетенциясе эксперты – Газиз Хәсәнов, авиация техникасына хезмәт күрсәтү компетенциясендә катнашып җиңүгә ирешкән – Газиз Хәмитов һәм “Ворлдскиллс Раша” 7 нче илкүләм чемпионатта иң күп медалистлар әзерләгән Казан авиация институтының инженер-лицеенда физика укытучысы – Сергей Быков.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>