21 август. “Юллар чатында”.

Велосипед ГАИ с

Дәүләт автоинспекциясе, җәмәгатьчелекне һәм перинаталь үзәкләр табибларын җәлеп итеп, кечкенә балалары булган ата-аналарны автокресло кулланырга  өйрәтә. Кичә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә әти-әниләр өчен махсус дәресләр үткәрелде.

Балаларны юл-транспорт чараларында зыян күрүдән саклау өчен перинаталь үзәкләр һәм бала тудыру йортлары базасында гамәлгә ашырылучы әлеге проект өч елга исәпләнгән.

16 августта Казанда «Автоледи-2019» республика конкурсының финалы узды. Анда Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан 67 автомобиль йөртүче катнашты. Быел конкурста катнашуга, районнардагы сайлап алу ярышларында җиңгән конкурсантлардан тыш, Дәүләт автоинспекциясе һәм «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре дә кертелгән иде.

«Автоледи» конкурсы ел саен машина йөртүчеләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен белүләрен ныгыту, шулай ук аларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Финалда конкурсантлар өч этапны узды.

Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләре Денис Овчинников һәм Илнар Галимов 2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажы» республика бәйгесе җиңүчеләре булды.

Җиңүчеләр тарафыннан беренче яртыеллыкта 6 җинаять ачылган, 3265 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган һәм административ җәза үтәүдән читләшкән 67 машина йөртүче тоткарланган.

Иртәгә Казанда Һөнәри осталык буенча УорлдСкилс чемпионаты старт ала. Әлеге халыкара вакыйга республикабыз тормышына күптөрле үзгәрешләр кертте. Шул исәптән, юлларны төзекләндерү өлкәсендә күләмле эшләр башкарылды. Ә чара узган көннәрдә юл хәрәкәтендә үзгәрешләр кертелә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>