21 июнь. «Татарстан дулкынында».

теркулова

Истәлекле даталар календаренда тагын бер вакыйга теркәп куелган: 25 июнь көнне Татарстанның халык артисткасы Наҗия Теркулованың тууына 90 ел тула. Наҗия апа бик күпләребезнең яраткан җырчысы иде, тыңлаучыларыбызның байтагы өчен әле ул яшьлек җырчысы да булгандыр. Ул Татарстан радиосы хезмәткәрләре һәм безнең тыңлаучыларыбыз өчен аеруча кадерле бер шәхес булды, чөнки ул үзенең соңгы көннәренә кадәр бенең белән аралашып, үзенең киңәшләрен биреп яшәде.

Шушы олы җырчыны искә алу көнен ничек, ни рәвешчә билгеләп үтәргә икән, дип бик озак уйланырга туры килде безгә. Дөрес, радиобыз фондында аның язмалары күп – башкарган җырлары да, интервьюлары да. Шулай да җырчының бөтен тормыш юлын, иҗатка карашын, күңел хасиятен ачып бирә торган бер язма эзләдек. Һәм менә шунда безнең коллегабыз, озак еллар дәвамында Татарстан радиосының музыкаль редакциясен җитәкләгән кеше, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов безгә ярдәмгә килде. Хәтерлисездер, Рафаэль абыебыз төрле иҗат кешеләре катнашында “Осталык һәм остазлык” дип исемләнгән иапшырулар алып бара иде. Шул тапшыруларның берсен ул нәкъ менә Наҗия апа Теркуловага багышлап әзерләгән булган. Тыңлап чыктык без ул тапшыруның язмасын, тыңлап чыктык та, аны һичкичекмәстән тыңлаучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәргә кирәк, дигән фикергә килдек.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>