21 ноябрь. “Пар канатлар”.

Галимуллин Фоат

7 нче ноябрьдә Татарстан дәүләт радиосы  үзенең 90 еллыгын  зурлап билгеләп үтте. Юбилей уңаеннан  иҗат коллективлары  төрле елларда  радиобызда эшләгән хезмәткәрләргә багышлап махсус тапшырулар әзерләде. Моннан нәкъ 50 ел элек  Татарстан радиосында диктор булып эшли башлаган,  аннары эшчәнлеген фән өлкәсендә дәвам иттергән профессор Фоат Галимуллинның гаилә коруына да  50 ел тулды.  Фәйрүзә һәм Фоат Галимуллиннар  кеше тормышында гаиләнең әһәмияте,  гореф-гадәтләр, йолалар турында сөйлиләр. Тапшыруда  Фоат Галимуллин башкаруында җырлар һәм аның укуында  шагыйрьләребезнең шигырьләре яңгырый.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>