21 октябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

“Җиде көн”  информацион тапшыруында без узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларын барларбыз.

view_3136087_2505851

Бу атнада Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби шәһәрендә 44нче дөнья чемпионаты төгәлләнде. Ябылу  тантанасында 2019 елда Дөнья Чемпионатын үткәрүче буларак Россия Федерациясенә УорлдСкилс әләме тапшырылды.

Республика Хөкүмәте Йортында 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисадый үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру барышы темасына утырыш узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Мәскәүнең  Сколково технопаркында узган “Ачык инновацияләр” форумының пленар утырышында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев илдә  электрон сәүдә күләмен үстерергә кирәклеген әйтте. Чарада Рөстәм Миннеханов катнашты.

Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышы киләсе атнада, 26нчы октябрьдә булачак. Бу турыда пәнҗешәмбе көнне узган Президиум утырышында билгеле булды.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>