22 июль. “Татарстан дулкынында”.

село аул1

Бүген игътибарыгызга “Туган җирем – йөрәк җырым” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышын тәкъдим ителә. Сүзебез Яңа Чишмә районының Татар Утяшкиносы – Әдәмсә авылында булган үтә дә кызыклы бер вакыйга турында булыр.

Эш шунда ки, күптән түгел генә “Яз” нәшриятында шушы авылның тарихына багышланган “Чорлар кичкән кичү ярында” дигән китап дөнья күрде. Шул уңайдан авылда китап туе үткәрелде. Авторлары – Рәүф Юнысов һәм Нәсим Акмал. Икесе дә безнең тыңлаучыларыбызга мәгълүм кешеләр. Нәсим Акмал – безнең хезмәттәшебез булса, Рәүф Юнысов – республикабызда танылган җитәкче, атаклы уйлап табучы галим, фәннәр докторы, профессор.

Комментарий

  1. Зөлфирә

    Хәерле көннәр!) Тапшыруны зур игътибар белән тыңладым, бер генә түгел, кат-кат берничә мәртәбә тыңладым. Яңадан авылымда узган кичәгә кайткандай хис иттем…..шулкадәр хискә бирелгәнмен, хәтта газ плитәсенә пешерергә куелган боткамны да онытканмын, (кәстрүлем белән боткам янган иде)…нәни оныгым, фууууу диеп килеп аңлатмаса, әле һаман да шул тапшыру эчендә кайнаган булыр идем…. Яңа кәстрүл алырга да шәп сәбәп булды әле!) Берне түгел, кәстрүлләр наборы күтәреп кайтты тормыш иптәшем!) Сөенеч өстенә куаныч өстәлеп кенә тора, Аллага шөкер. Тапшыруны әзерләүчеләргә һәм иң беренче чиратта китап авторы Рәүф абый белән Нәсим абыйга чын күңелдән рәхмәтлемен! Зур ихтирам белән, Зөлфирә Габбазова.

  2. Зөлфирә

    Комментарий язарга дип утыргач, нәни оныгыма да ручка белән дәфтәр биргән идем, ул да сырлаган «комментарий»….аныкы дәфтәр битләренә генә сыймаган күрәмсең, аякларына да язгалап бетергән) менә шулай бергәләп китап укыйбыз, тапшыру тыңлыйбыз, пешеренәбез һәм дә рәхмәтләр җиткерәбез сезгә!)

  3. Гульназ

    Ботен Эдэмсэ авылы халкы егылып китеп «Чорлар кичкэн Кичу ярында» китабын укый. Эдэмсэнен Чаллы эбилэре соткэ дэ чыга алмыйча, сотсез чэй эчэ.

  4. Зөлфия Фәйрушина

    Нинди матур тапшыру! Утырып,рәхәтләнеп тын да алмый тыңладым. Туган ягыбыз турында шундый зур күләмле тапшыруны беренче ишетүем. Шул кадәрле талантлы кешеләргә бай туган җирем-үзебезнең артистлар,терлекчеләр,механизаторларыбыз,галимнәр,язучылар,үз профессорларыбыз!
    Якташларыбызның хәзерге,үткән гомере мактауга лаек һәм бик тирән тамырлы икән! Рәхмәт сезгә Рәүф Әдеһәм улы туган җиребезне тарихи китаплы иткәнегез өчен! Без Сезнең белән горурланабыз!!! Зур ихтирам белән,Зөлфия Фәйрушина

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>