22 июль. “Татарстан дулкынында”.

ТАССР 100 лог

Киләсе елга халкыбыз тормышында олы вакыйга көтелә, Татарстан автономияле республикасы оешуга 100 ел тула. Сез беләсез, республикабызда бу датага әзерлек инде күптәннән башланып китте. Татарстан радиосы да махсус тапшырулар башлап җибәргән иде. Менә бүген шуларның чираттагысы. Без аны Татарстан автономияле республиасын оештыруга үзеннән зур өлеш керткән олы шәхес, сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, милли дәүләт төзелеше теоретигы Мирсәет Солтангалиевкә багышларга булдык. Аның гомер юлы, кылган гамәлләре, фәнни хезмәтләре һәм фаҗигасе турында академик Индус ага Таһиров белән сөйләшербез.

Аннары халкыбызның тагын бер каһарманы Хәсән Туфан шигырьләрен тыңларбыз. Аларны тыңлаганда тагын бер җанга рәхәтлек бирә торган хәл булачак. Без ул шигырьләрне данлыклы актер  Празат Исәнбәтнең үзе укыган язмада ишетербез.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>