22 май. “Юллар чатында”.

Чәршәмбе иртәсе эфирында, гадәттәгечә, “Юллар чатында” сәхифәсе.

дети гаи 2019

2019 елның 4 ае эчендә Казанда балалар катнашында 50 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Анализ күрсәткәнчә, һәр 3нче шундый авария җитди җәрәхәтләр белән  тәмамлана. Балалар катнашындагы һәлакәтләрне кисәтү максатыннан, Казанда “Игътибар – балалар!» чарасының беренче этабы башланды.

Зилә Хәмидуллина юлда йөрүче яшь җәяүлеләргә һәм пассажирларга чираттагы киңәшләрен җиткерер.

20 майдан 31 августка кадәр, һава температурасы 32 градустан артып киткәндә, Россия юлларының кайбер участокларында көндезге вакытта зур йөк транспорты хәрәкәте чикләнә.

Сезгә имин юллар теләп калабыз!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>