22 март. «Татарстан дулкынында».

театр уфа

3 — 7 апрельдә  Казанда, Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт драма театрында М. Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театры гастроле узачак. Шул уңайдан студиябездә кунакта – ут күршеләребез – М.Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театрыннан, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, театрның баш режиссеры – Олег Ханов һәм артистка Римма Каһарманова.

Чыннан да, элек-электән бу тугандаш ике халык, шагыйрьләрчә итеп әйткәндә: бер кошның ике канаты кебек, бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора. Тукайча әйткәндә: тел, лөгать вә гадәт алмашып яши. Тугандаш халыклар арасындагы мәдәни бәйләнешләр гомер-гомергә нык булган, бер идеалларга хезмәт иткән, халыкның үткәнен, бүгенгесен күрсәтүдә, тупланган мирасын халыкка җиткерүдә зур роль уйнаган. Димәк, бу гади генә бәйләнешләр түгел. Туганнар арасында була торган илаһи элемтә, дуслык. Шуңа күрә дә Гафури театрының Камал театрына гастроле, кунакка килүе һәрвакыт зур бәйрәм төсен ала һәм дуслык-туганлык мохитендә уза. Гафури һәм Камал театрының дуслыгы еллар белән сыналган, театрль дуслык сәхнә осталары, шәхесләр дуслыгы белән дә ныгытылган. Болар турында сүз кузгатуыбыз шуннан, быел М.Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театры 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Тарихка күз салсак, театрның барлыкка килү көне булып 1919 елның 4 декабре тора. Театрның беренче иҗади җитәкчесе — татар «Сәйяр» театраль труппасы артисты, режиссер Вәлиулла Мортазин-Иманский була. Тарихта шулай ук спектакльләрнең татарча уйналган чаклары да билгеле. 1922 елда, Стәрлетамакта оешкан 1 нче Башкорт театры Уфага күчерелә һәм Уфа дәүләт күргәзмә театрының татар труппасы белән берләштерелә. Труппада татар театрының легендар шәхесләре Нәгыймә Таҗдарова, Мөхтәр Мутин, Габдулла Шамуков һ.б. корифейлар эшли, соңрак алар Казанга күченә. 1935 елда театрга “академия” статусы бирелә. 1971 елда театрга ике халыкның да уртак язучысы, шагыйре Мәҗит Гафури исеме бирелә.

фото kudaufa.ru

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>