23 август. «Татарстан дулкынында».

театр

Узган тапшыруларыбызның берсендә Татарстанның халык артисты, театр белгече Луара Шакирҗан болай дигән иде: “Татар театры, аның бүгенге уңышы нигезендә гомерләрен сәхнәгә багышлаган олпат шәхесләрнең зур хезмәте ята. Киләчәк буыннар алар турында белергә тиеш”. Әйе, үткәнен белмәгәннең киләчәге юк дигән хакыйкатьне кабат хәтердә яңартабыз. Әнә, әдип Мөсәгыйть Хәбибуллин да “Җир йөзендә бары ике нәрсә үлемсездер – истәлек һәм хәтер” дип язып калдырган. Бүгенге тапшыруыбызда без кабат менә шул мәңгелек кыйммәтләргә мөрәҗәгать итәргә булдык. Татар халкының мәшһүр артисты, заманында иң югары дәрәҗә – СССРның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек булган Фоат Халитовның якты истәлегенә багышлана бу тапшыру.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>