23 февраль. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

Путин послание

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын  игълан итү чарасында катнашты. Залда чыгышны   Федерация Советы  әгъзалары,  Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Хөкүмәте әгъзалары, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар корпусы – якынча меңләгән кеше тыңлады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында билгеләнгән бурычларны үтәү кысаларында, тиешле йөкләмәләр биргән инде.

Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Германиядә булып кайтты.  Эш сәфәре  кысаларында ул Дрезденда булды, Саксония Премьер-министры Михаэль Кречмер белән очрашты. Алар Татарстан Республикасы белән ФРГның Саксония Федераль җире арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Лаеш муниципаль районында булды, район җитәкчелеге һәм башка рәсми затлар озатуында берничә сәнәгать объектын карады. Шул ук көнне Татарстан Президенты Буа муниципаль районында булды.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>