23 июнь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

спорт футбол 2

Бүгенге тапшыруыбызны Футбол буенча Дөнья Чемпионаты көндәлегеннән башлап җибәрәбез. Чөнки бу көннәрдә республикабыз гына түгел, бөтен Россия әлеге халыкара чарага бәйле вакыйгалар эчендә кайный.

Уеннар үткәрелә торган шәһәрләр,  зур җаваплылык һәм киеренкелек хисләре белән булса да, югары дәрәҗәдә оешканлык белән халыкара матчларны кабул итә. Илебезнең җыелма командасы да әлегә сынатмый.

Бүген башкалабыз Казан Сабантуен бәйрәм итә. Быел ул шәһәрнең ике мәйданчыгында – Тынычлык торак массивының Каенлыгында һәм Аккош күленең урман зонасында уза. Аларда Татарстан җитәкчелеге, башка дәрәҗәле кунаклар катнаша. Әлбәттә, алар арасында башкалабызга Футбол буенча Дөнья Чемпионаты уңаеннан килүчеләр дә бар: чит илләрнең дәрәҗәле  вәкилләре, спортчылар, җанатарлар.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>