23 май. “Яшьлек аланы”.

школа молод студент вуз

Безнең бүгенге программада:
1. Яшьләр дөньясыннан яңалыкларга күзәтү.
2. “Язның бер көне – ил туйдыра”. Республикабыз кырларында быелгы уңышның ныклы нигезен кору дәвам итә. Дөрес, Республикабызның Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, язгы сабан ашлыкларын чәчү Сарман, Зәй, Әтнә, Мамадыш, Нурлат һәм башка бик күп районнарда инде тәмамланган. Бөгелмә районында чәчү акрын темплар белән бара. Быелгы язгы кыр эшләрендә студент яшьләр дә бик теләп катнаша. Шуларның берсе – Казан Дәүләт аграр университетының 3 нче курс студенты, бүген Биектау районы кырларында эшләүче Фәннүр Габдрахманов белән телефон аша элемтәгә чыктык. Әңгәмәбез агрегатның руль артында барганда оештырылды.

3. Бу көннәрдә республикабыз мәктәпләрендә моңсу да, күңелле дә бәйрәм – Соңгы кыңгырау. Әле кайчан гына кыяр-кыймас мәктәп бусагасын атлап кергән кичәге мәктәп укучылары бүген олы тормыш юлына аяк баса. Быел Казанның 162 мәктәбен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау иртәгә, 24 майда яңгыраячак. Күркәм гадәткә кергәнчә, Кремль яр буенда оештырылачак бәйрәмдә Россиянең популяр башкаручысы Ханна чыгыш ясар дип көтелә. Чара кысаларында иң яхшы укучыларга, Бөтенроссия һәм Халыкара олимпиадаларга җиңүчеләргә, шулай ук педагогларга бүләкләр тапшырылачак. Искәртеп үтик, быел Республикабыз мәктәпләрен 16 меңнән артык укучы тәмамлый. Быелгы чыгарылыш чсыйныф укучылары нинди алар? Кемнәр алар? Мәктәп турында алар ни уйлый? Киләчәккә нинди планнар кора? Болар турында без аларның үзләре белән сөйләшергә булдык. Димәк, аланыбызның чираттагы кунаклары – КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге Казан шәһәренең икенче татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучылары.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>