24 апрель. “Татарстан дулкынында”.

IMG_0280

Узган атнада Татарстан Милли китапханәсендә «Ел китабы – 2017» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Биредә 2017 елда дөнья күргән һәм 2018 елда иң күп укылган китапларның авторларын котладылар. Әлеге күркәм бәйрәм кичәсендә конкурста җиңеп чыккан китапларның авторлары – әдипләр һәм галимнәр, жюри әгъзалары, нәшриятлар һәм вакытлы матбугат басмалары вәкилләре, республика китапханәләре җитәкчеләре катнашты. «Ел китабы» конкурсында 328 китап катнашкан. Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнде. «Ел китабы» конкурсында җиңүче әсәрләр арасында Аяз Гыйләҗев, Фәнис Яруллин, Разил Вәлиев, Фарсель Зыятдинов, Дания Гайнетдинова, Рафис Корбан һәм башка танылган язучыларның китаплары бар. Моннан тыш биредә аеруча тырышып эшләгән китапханәләр дә билгеләп үтелде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>