24 август. Концерт.

TD040916 туфан

Иртәгә – 25 август көнне күренекле драматург, язучы, публицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинның туган көне. Гаять актив җәмәгать эшлеклесе генә түгел, шәхес буларак та күпкырлы һәм кызыклы кеше иде ул Туфан ага. Театр сәхнәләреннән сөйләсә дә, сәяси трибуналардан чыгыш ясаса да, Туфан ага үзенең сүзен кыю итеп әйтә белде. Аның һәр язган, һәр әйткән сүзендә милләтебез өчен әрнү сизелеп торды. Туфан Миңнуллин белән горурлану, иҗатына соклану елдан-ел көчәя генә бара. Аның: “Кешенең үз җаны җырласа гына, бүтәннәр җырын ишетә”, – дигән бик матур сүзләре бар. Әдипнең һәр әсәре диярлек җыр-моң белән сугарылган. Бүген игътибарыгызга Туфан Миңнуллинның драма әсәрләрендә яңгыраган җырларын тәкъдим итәбез.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>