24 июль. “Татарстан дулкынында”.

Вагапов

Бүген студиябезгә Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховны чакырдык. Рифат әфәнде – заманында «Мәгърифәт» газетасы, «Татарстан», “Идел” журналларын җитәкләгән, күп дәрәҗәләре булган кеше, 2007 нче елдан Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры. Менә инде ничә ел дәвамында Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале татар дөньясы буйлап атлый, яшь талантларга олы сәхнәгә  юл ярып, дөньяның төрле почмакларында милли моңнарыбызны ишеттерә. Фонд эшчәнлеге елдан ел киңәя, тагын да тулылана бара. Ваһапов фестифаленең Гала-концертлары ел саен республикабызның музыкаль тормышында зур бәйрәмгә әверелә. Биредә дәрәҗәле кунаклар, мәртәбәле сәнгать осталары да катнаша.

Рифат әфәнде белән фестиваль эшчәнлеге һәм гомумән бүгенге татар җыр сәнгатенең халәте хакында да сөйләштек. Әңгәмәгә матур җыр белән кереп китик. Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов җырлый. “Аккошлы күл”. Зифа Нагаева көе һәм шигыре.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>