24 июль. “Яшьлек аланы”.

WS 2

2019 ел – Россиядә һәм Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Шундый истәлекле елда Казаныбыз 45 нче Дөньякүләм “Worldskills” эшче һөнәрләр чемпионатын кабул итәчәк. Башкалабызга 60тан артык илдән 1600 яшь профессионал килүе көтелә. Аларның эшен 1500 эксперт бәялиячәк. Чемпионат августның 22сеннән 27сенә кадәр узачак. Сынаулар Г.Тукай исемендәге Казан халыкара аэропорты янында яңа төзелгән “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә булачак. Әлбәттә, без бу вакыйганы инде 2015 елдан, Казан шәһәре Франциянең башкаласы Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа  шәһәрен узып, Ворлдскиллсның дөнья чемпионатын үзендә кабул итү хокукын алганнан бирле көтәбез. Шушы елларда республикабыз техникумнарының материаль-техник базасы ныгыды. 31 ресурс үзәге барлыкка килде, быел тагын 6 шундый көчле техник базага ия, белемле педагоглар белән тәэмин ителгән ресурс үзәге ачылырга тиеш. Буа ветеринfрия техникумы 2017 елдан нәкъ менә шундый үзәкләрнең берсе. Биредәге шартлар белән коллегабыз Ләйсән Фәизова да танышып кайтты.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>