25 апрель. “Әй, матур дөнья”.

природа лес

Нәкъ Казан үзәгендә бардыр бер җир – Тукай мәйданы метро станциясе. Бүгенге тапшыруыбызның баш каһарманын без нәкъ менә шушы җирдә эзләп таптык. Кызыксындырдыммы? Һәр көнне биредән меңнәрчә кеше уза. Күбегезнең Тукай метро станциясендә халыкны баянында уйнап эшкә озатучы һәм каршы алучы, тыныч кына кешеләр төрекемен күзәтеп утыручыга игътибар иткәнегез бардыр. Аның баяныннан Казан үзәгенә халкыбыз моңнары сибелә. Җир асты кичүендә яңгыраган әлеге көйләр беркемне дә битараф калдырмый. Баксаң, күп кенә тыңлаучыларыбызның да күңел кылларын чиртеп: “Кем ул, нинди кеше?” – дигән сораулар туа икән. Сорауларына җавап табу өчен алар безгә мөрәҗәгать итеп: “Аның белән якыннанрак таныштырсагыз иде”, — дигән теләкләрен җиткерделәр. Хөрмәтле тыңлаучылар, сезнең гозерне үтәп, Альберт Миңнуллин студиябезнең кунагы булды.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>