25 август. “Татарстан дулкынында”.

Бүген 25 август халкыбызның горурлыгы җәлилчеләрнең якты рухын искә алу көне.

1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш, Фоат Булатов, Фоат Сайфелмөлеков, Гариф Шабай, Ахмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Салим Бухараевның (чын исеме — Галләнур Бухараев) башы чабыла.

Джалиль вов победа память

Мин тез чүкмәм, катил синең алда

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

Кирәк икән үләм аягурә

Балта белән башым киссәң дә… — дип язган Муса Моабит төрмәсендә вакытында. Һәм шулай булган да, милләттәшләребез катил алдында тез чүкмәгән, үлемне дә елмаеп каршылаган.

Халкыбызга дан китергән, йөз аклыгы китергән бу каһарманнарның тиңсез батырлыгы  турында без сөйләргә, бөтен дөньяга ишеттереп торыррга тиешбез.

Менә шуңа күрә дә язучы Рафис Корбан Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланга яңа әсәр тудырды. Бүген сүз шушы яңа китап турында, шул китаптагы каһарманнар турында булыр.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>