25 июль. “Татарстан дулкынында”.

ajgol-a-769x1024

Айгөл Әхмәтгалиева татар әдәбиятына шактый ышанычлы адымнар белән килеп керде. Әдәбиятыбызны яңадан-яңа, кызыклы әсәрләре белән баетып, кыска гына вакыт эчендә китап сөючеләрнең күңелен яуларга да өлгерде. “Аның әсәрләрен укый башласаң, җырлап торган сөйләме үзенә тарта. Әдәби телендә Фатих Хөсни аһәңнәре яңгырап китә. Әмма бу – лиро-эпик тел, нәср, шигъри проза теле түгел. Матур әдәби телне заманча хәрәкәттәге тормыш вакыйгаларын тергезү белән куша алган эпик хикәяләү бу. Урынлы һәм уйлап сайланган һәр сүз тирәлекнең матур сурәтен тудыра, шул сурәт күз алдына килеп, сине олы җанлы, матур күңелле кешеләр дөньясына алып кереп тә китә. Укый башладыңмы – аеырыла алмыйсың.” Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина аның әсәрләренә әнә шулай дип бәя бирә.

Танылган язучы, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Айгөл үзе бүген бездә кунакта.

Комментарий

  1. Наилә

    Айгөл Әхмәтвәлиева — бүгенге татар әдәбиятында укучыны татар китабы белән бәйләп торучы авторларның берсе. Гади тел белән язылган әсәрләренә никадәр тирән мәгънә сала белә Айгөл. Аның кайсы иҗат җимешен алсаң да, һәрберсенә укучыны уйландырырлык оеткы салынган. Ә «Туташ»- романы теләсә кайсы тарихи әсәр язучы алдында йөз кызармаслык дәрәҗәдә. Чөнки автор Г.Волжская язмышы аша ул яшәгән чорның чын йөзен ача алган. Актрисаның фаҗигасе -аерым кешенеке генә түгел.
    Мин Айгөлнең иҗатын тагын бер үзенчәлеге өчен яратам: аны укып, үзебезнең Актаныш сөйләшен ишеткән сыман булам, нәкъ безнеңчә-авылча, җанлы, гади, җылы.
    Айгөлнең иҗатында зур уңышлар телим һәм аларның буласына чын күңелдән ышанам.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>