25 май. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

WS 3

Бу атнадагы көнүзәк вакыйгалар Казанда оештырылган WorldSkills илкүләм чемпионаты финалына бәйле булды. Республикабыз өчен аның чараларын югары дәрәҗәдә уздыру бик зур әһәмияткә ия, чөнки бу тәҗрибә  август аенда булачак Дөнья Чемпионатын үткәргәндә хәлиткеч роль уйнаячак.

Һөнәри әзерлек мәгариф өлкәсенең иң актуаль юнәлешләренең берсе. Алган белемнәреңне киләчәктә кулланмасаң, күңелеңә хуш килгән һәм сәләтең булган шөгыльне таба алмасаң – урта һәм һөнәри белем бирү  системасы да нәтиҗәле эшләмәгән була. Бу атна барлык укучылар, аларның ата-аналары, укытучылар, гомумән, мәктәп еллары турында хатирәләрне күңелендә  кадерләп саклаучы кешеләр өчен   дулкынландыргыч булды.

Бу атнада республикабыз икътисад өлкәсендәге алдынгы технологияләрне үстерү үрнәген дә күрсәтте. Иннополиста «Россия сәнәгатенең цифрлы индустриясе» дигән конференция эшләде.

Пәнҗешәмбедә Ай-ти-паркта «Кайнау ноктасы — Казан» инновацияле проектын эшләү өчен яңа мәйданчык ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» рус халык бәйрәме уза. “Татарстанлылар республикада озак гасыр дәвамында рус, татар һәм башка милли мәдәниятләрнең тыныч яшәү һәм үзара баетылган мәңгелек мәдәни-тел һәм рухи-дини байлыкны саклап кала һәм арттыра алулары белән горурлана ала. Алга таба да шулай булсын!”, диелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау мөрәҗәгатендә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>