26 июнь. “Татарстан дулкынында”.

38570_pic

Инде менә өченче ел рәттән Ык буйлары авыллары Сабан туен үткәрү гадәткә керде. Башкортстанның Бәләбәй районыннан башланган Ык елгасы Оренбургны колачлап, Татарстанның Актаныш районына кадәр барып җитә. Ык елгасы буенда 14 татар районы урнашкан. Бу Сабан туе беренче тапкыр 2017 елда Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында, ә узган ел үзебезнең Азнакайда үткән иде. Быел исә ул Актанышта уздырылды. Башка еллардагы Сабантуйлардан быелгысы киң колачы һәм затлылыгы белән дә аерылып тора иде. Ык буе авылларының III төбәкара Сабантуе бит! Гаҗәеп зур бәйрәмнәр үткәреп шаккаттыра белгән Актаныш кабат кунаклар җыйды, табигатенең гүзәллеге, халкының уңганлыгы, кыз-улларының таланты белән таң калдырды.

 

38558_pic

 

38577_pic

 

38586_pic

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>