26 июнь. “Юллар чатында”.

авто дорога гаи

ОСАГО полисы булу турындагы таләпләрне кабат бозган өчен машина йөртүчеләрне 5 мең сумга штрафка тартырга яки хокукларыннан мәхрүм итә башларга мөмкиннәр. Хәзерге вакытта штраф 800 сум тәшкил итә һәм беренче егерме көн дәвамында түләгәндә икеләтә кимергә мөмкин.

Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына кадәр катнашучылар һәм кунакларның төп маршрутларына кергән юлларны һәм мәгариф оешмалары мәйданындагы тыкрыкларны төзекләндерү планлаштырыла. 131 объектта 2,6 млрд сумлык эш башкарылачак.

Киләсе атнада, 6 июльдә Иркутскида «Ефәк юлы-2019» халыкара ралли-марафоны башлана. Быел ярышларда «КАМАЗ-мастер» командасын Андрей Каргинов, Антон Шибалов, Айрат Мәрдиев һәм Сергей Куприянов экипажлары тәкъдим итә.

Сезгә хәерле көннәр һәм имин юллар теләп калабыз!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>