26 май. “Тел күрке – сүз”.

китап 2

Бүген сезне гаҗәеп кызыклы бер язма белән таныштырырга булдык. Татарстан радиосының тарихы чагылыш тапкан тапшырулар архивын барлап карасак, радио дөньяга яралган вакыттан алып бүгенге көнебезгә кадәр кызыл җеп булып сузылып килгән бер темага тап булабыз. Бу туган телебезнең сафлыгын, чисталыгын саклау мәсьәләсе. Балалар һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар редакциясе дә әлеге темага һәрвакыт игътибар итеп килде. Һәм хәзер сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителә торган язма нәкъ шушы редакция тарафыннан 1960 нче елларда әзерләнгән тапшыру. Аның авторы – күренекле галимебез Рифкать Әхмәтҗанов. Ул вакытта мөхәррир Нәсимә Әхмәтҗанова Галиасгар Камал исемендәге театр артистларын чакырып, бу әсәрне радиоспектакль рәвешендә эшләгән, ә инде Флера Сөләйманова аларны магнитофон тасмасына яздырып алган. Әйе, дуслар, ул вакытта Флера апабыз безнең радиода тавыш операторы булып эшләгән, әнә шул вакытларда ул халкыбызның яраткан җырчысы булып танылган.

Әлеге апектакльдә кемнәр катнашкан соң, дисәгез, Ирек ага Баһманов берьюлы Алып баручы, Юлбарыс, Дегет чиләге рольләрен башкарган. Талип исемле малай һәм кош булып Флера Хәмитова сөйләшкән. Калган рольоләрдә: Габдрахман һәм Япон кошы — Наилә Гәрәева;  Әби — Вера Минкина; Бабай — Габдулла Фәтхуллин; Барс — Дилюс Ильясов; Ябалак – Мәсгудә Хәйруллина; малайның әнисе һәм кош рольләрендә — Дания Нуруллина; Сыерчык – Әминә Гобәйдуллина.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>