27 декабрь. Туры элемтә.

tt

Телевидение һәм радио журналистлары  тапшырулар әзерлиләр, ә аларны халыкка  радио-телевидение  тапшыруларын трансляцияләү үзәге җиткерә. Шушы үзәкнең баш инженеры Ринат Сабитов  цифрлаштыруга һәм  ФМ дулкынга күчү юнәлешендә  соңгы елларда башкарылган эшләргә  нәтиҗә ясый, тыңлаучылар сорауларына җавап бирә.

“Татарстанныкын ал!” Соңгы елларда  төрле  санкцияләр аркасында  республикабызда да  халык  куллануы товарларын  һәм азык-төлекнең яңа төрләрен  җитештерү артты,  авылларда  кооперативларның яңа төрләре  барлыкка килде.   Бу эшләрне “Милли сәүдә маркасы” унитар предприятиесе эзлекле алып бара һәм болар хакында  туры эфирда  унитар предприятиенең генераль директоры Илсур Сафиуллин сөйләячәк, 2017 нче елның якынча йомгакларына һәм  алда торган бурычларга тукталачак.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>