27 февраль. “Татарстан дулкынында”.

4zLtznNS82I

Сәхнәдә зифа буйлы, айдай яктылык, нур сирпелеп торган, түгәрәк йөзле, сөйкемле бер кыз җырлый. Юк җырламый гүя аккош кебек йөзеп бара, менә-менә канатларын җилпеп очып китәр, үзенең моңы белән бар җиһанны тутырыр төсле. Татар җыр сәнгатенең йөзек кашы, күренекле җырчыбыз Вафирә Гыйззәтуллина хакында кемнән генә сорама әнә шулай дип искә ала. Исән булса, февраль аенда Вафирә ханымга 73 яшь тулган булыр иде. Тик язмыш аны халкыннан иртәрәк аерды шул. Бүгенге тапшыруыбызны без аның якты истәлегенә багышларбыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>