27 гыйнвар. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

Бу атнаның төп вакыйгалары Республикабызга Россия Президенты Владимир Путинның килүе белән бәйле булды.

view_3489947_2688732

Чәршәмбе кич ул Казанда Россия үзәкләштерелгән дини оешмалары мөфтиләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчеләре белән очрашты, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, хәзерге вакытта хастаханәдә дәваланучы республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәлен белде. Шулай ук Россия Президенты Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды, «Бергә алга!» дип исемләнгән студент клубларының Бөтенроссия белем бирү форумында катнашучыларны студентлар көне белән    котлады, Россия Президенты ДАКАР-2018 ралли-рейдының җиңүчесе булган КАМАЗ-мастер командасы вәкилләре белән очрашты. Моннан тыш, Владимир Путинның Рөстәм Миңнеханов  белән очрашуы узды.

“7 көн” тапшыруында бу атнада узган коллегия утырышларыннан мәгълүмат та ишетә алырсыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>