27 июль. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

WS 3

«Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче дөнья чемпионатына бер айдан азрак вакыт калды. Аны үткәрүгә соңгы  әзерлек эшләре бара. Казан бөтен дөньядан кунаклар килүгә әзерлек эшләрен күптәннән башласа да,  оештыру эшләренә җәлеп ителгәннәрнең киеренке халәте көннән-көн арта бара, билгеле.  Шулай да чемпионатны иң дулкынландыргыч хисләр белән көтүчеләр, әлбәттә,  анда катнашучы егет-кызлар. Бу  атнада  аларның берничәсе безнең  туры эфир студиясендә булып китте. Алар чемпионатның үзләре өчен нинди роль уйнаганы турында сөйләделәр.

Авыл кешесе әле кайчан гына, чәчүне уңышлы төгәлләдек, дип җиңел сулап куйган иде. Инде урып-җыю кампаниясе дә башланды. Бүгенге көндә республиканың 20 районындагы аерым хуҗалыклар урып-җыюга кереште. 10 мең 800 гектар мәйданда 36 мең 400 тонна уңыш җыеп алынган.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>