27 март. 7.10 – Туры элемтә.

апк ярмарк

Чүпрәле муниципаль  районы үзенең географик халәте, милли составы, табигате һәм  тарихы буенча үзенчәлекле төбәк. Аны республикабызның  көньяк-көнчыгыштагы капкасы дип тә йөртәләр. Чувашия республикасы һәм Ульян өлкәсе белән чиктәш булганлыктан, шушы төбәкләрдә  яшәүчеләр генә түгел, илебезнең  көньяк-көнчыгышындагылар да Татарстанга нәкъ менә Чүпрәле аша килә. Монда татар һәм чуваш халкы, икесе ике диндә булсалар да, гомер-гомергә дус-тату, иңгә-иң торып яшиләр, катнаш гаиләләр коралар, татарлар чувашча, чувашлар  татарча сөйләшәләр, ягъни монда ике халык вәкилләре дә өч телне – татар, чуваш, рус телләрен камил белә.

Чүпрәле районыннан әзерләнгән репортажда сүз шулар хакында, язгы кыр эшләренә һәм язгы ташу вакытына әзерлек турында барачак.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>