27 март. “Татарстан дулкынында”.

20190327_234150

Бу көннәрдә коллегабыз, 2015 елда яман чир аркасында вакытсыз арабыздан киткән журналист Алсу Хәсәнова истәлекләре белән яшибез. Узган атнада Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында аның якты рухына багышланган “Дога” исемле кичә булып узды. Кичәнең авторы – күп еллар радиобызда хезмәт куйган, талантлы музыкант Мөнирә Хәбибуллина. Аның кулына очраклы рәвештә Алсуның төрек милләтеннән  булган ире Ләвәнт Булутның моң, сагыш тулы шигырьләре килеп керә. Ул аларны укып нык тәэсирләнә һәм ирексездән рояль алдына утырып бер-бер артлы көйләр иҗат итә башлый. Шулай итеп 20ләп көй туа. Шул көннән башлап Мөнирә ханым танылган журналист Алсу Хәсәнова-Булут истәлегенә кичә үткәрү нияте белән янып йөри башлый. “Ватаным Татарстан” газетасы һәм Язучылар берлеге ярдәме белән әнә шундый зур чара оештыруга ирешәләр. Залга килгән кунаклар арасында кем генә юк иде. Танылган сәхнә осталары, язучылар, җырчылар, журналистлар – яше дә, олысы да – бар да Алсуны яратып, хөрмәт итеп килүчеләр. Төркиядән ире Ләвәнт Булут та кайткан. “Мин Алсудан 18 яшькә зуррак. Шуңа да ул миңа балам кебек иде. Ул минем сердәшчем дә, киңәшчем дә булды. Әле дә оныта алмыйм. Күп вакыт төшемә керә. Аңа булган хисләремне шигырь юлларына салдым. Алсуның исеме югалмасын онытылмасын өчен тырышам. Ул әйбәт журналист булды. Интервью аласы кеше турында җентекләп мәгълүмат туплый, ныклап әзерләнә, эшенә бик тә җаваплы карый иде”, – дип сөйләде.

Мөнирә Хәбибуллина һәм Ләвәнт Булутның уртак иҗат җимешләре булган шәрыкъ стилендәге бу җырларны Идрис Газиев, Георгий Ибушев, Айдар Габдинов, яшьләрдән Альберт Сәгыйтов, Илназ Динмөхәммәтов һәм Айнур Гиниев башкарды. Марат Әюпов скрипкада уйнады, ә сүз остасы Розалия Зәкиева Алсу Хәсәнованың хикәяләреннән өзекләр укыды. Кичәне “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Илнар Хөснуллин һәм шагыйрә Гөлүсә Батталова алып барды. Хәзер шушы кичәнең кайбер мизгелләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

20190327_233157

 

20190327_234241

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>