27 март. “Яшьлек аланы”.

татар театр

Бүген, 27 март – Бөтендөнья театр көне. Әлеге күркәм бәйрәм актерларның гына түгел, театрда эшләүче һәркемнең профессиональ бәйрәме. Ул 1961 елдан бирле билгеләп үтелә. Шекспир “Безнең бөтен тормышыбыз – театр, ә без анда актерлар,” – дигән. Димәк, сезне дә, хөрмәтле радиотыңлаучылар, тапшыруыбыз башында ук театр көне белән котлыйбыз!

Бүген дөньяның, илебезнең төрле почмакларында театр белән бәйле бик күп чаралар үтә. Ә безнең Татарстан Республикасында тагын берничә сәгатьтән театр сәнгате өлкәсендәге төп вакыйга – “Тантана” театр премиясен тапшыру башланып китәчәк. Премиянең төп максаты – Татарстанда театр сәнгатенә дәүләт ярдәме күрсәтү, җәмәгатьчелектә зур хуплау тапкан иҗат коллективларын билгеләп үтү. Быел оештыру комитетына 23 театрдан 56 гариза кергән. “Тантана” премиясе берничә номинациядә уза. Бу кичтә үзләрен беренче тапкыр күрсәтә алган яшь артистлардан алып, хатын-кыз һәм ир-ат ролен иң яхшы башкарган танылган артистлар данлана. Ел вакыйгасы булып торган спектакльләр ачыклана. Җиңүчеләрне бүген 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге татар Дәүләт академия театрында ачыклаячаклар.

Без үзебезнең тапшыруларыбызда сезне республикабызның театр тормышы, актерларның иҗаты, яшәеше белән һәрдаим таныштырып барабыз. Быел Россиядә игълан ителгән театр елы уңаеннан мондый  тапшыруларның саны тагын да артты. Менә бүгенге тапшыруыбыз өчен әзерләнгән вакыйгалар калейдоскобын берләштереп тора торган бер урын бар. Ул – Г.Кариев исемендәге Казан татар Дәүләт яшь тамашачы театры. Соңгы елда республикабызның иң яшь театры иҗади фикер йөрткән, идеяле яшьләрнең җыелу, тартылу урынына әверелде. Театр коллективының “Калеб” яшь иҗатчылар берләшмәсен үз канатлары астына алуы да уңай нәтиҗәне бирде дип саныйбыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>