30 нчы август – Республика көне, Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителүгә 28 ел. 1990 нчы елда тарихи әһәмияткә ия булган мөһим документ кабул ителгәндә депутатлар арасында күренекле шагыйрь Разил Вәлиев тә бар иде. Ул әле дә алты чакырылыш рәттән депутатлык эшчәнлеген дәвам иттерә, Дәүләт Советының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкли. Ул туры эфирда Декларациянең әһәмияте, суверенлык игълан ителгәннән соң республикабызда ирешелгәннәр, әлегә хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләр турында сөйләячәк.