28 февраль. «Татарстан дулкынында».

тат гарм муз

 

Моннан берникадәр вакыт элек без “Себер киңлекләре буйлап җыр эзләп”  дигән программа тапшырган идек. Анда танылган фольклорчы Илгиз Кадыйров үзенең 1968-77 елларда Көнбатыш Себергә барган экспедиция турында сөйләгән иде, безне себер татарларының музыкаль-поэтик иҗаты белән таныштырды, ул елларда язып алган уникаль экспедицион материаллары белән уртаклашты. Әлеге программа тыңлаучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Мондый тапшыруларның дәвамы булсын иде, дип сораучылар да булды.  Шуңа күрә бүген без Илгиз Шәфыйк улы Кадыйровны кабат студиябезгә чакырдык. Һәм чакыруыбызның тагын бер мөһим сәбәбе бар – күптән түгел шушы экспедицияләр вакытында язып алган себер татарларының скрипка музыкасы үрнәкләреннән тупланган аудио-диск дөнья күрде. Бүген сез әлеге җыентыктан халкыбыз музыка мирасының чын җәүһәрләрен ишетерсез. Һәм алар радио эфиры аша киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тапшырылачак.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>