28 июнь. «Татарстан дулкынында».

перо

1. Хөрмәтле радио тыңлаучылар, тапшыруыбызның беренче өлешен без сезнең хозурга тапшырырга булдык. Эш шунда ки, күптән түгел безнең радио почтасына бер хат килеп төште. Аны безгә Чаллы каласыннан Розалия Исламова, Гүзәл Хәйбуллина һәм Гүзәл Шәйдуллина юллаганнар. Әле хат 29 нчы майда эфирга чыккан “Яшьлек аланы” тапшыруына җавап итеп язылган. Хәтерләсәгез, без анда Калеб яшь иҗатчылар берләшмәсе тарафыннан башланып киткән “Безнең җыр” дигән лаборатория турында сөйләгән идек.

2. Тукай чордашы, узган гасыр башында танылган шагыйрь – Миргазиз Укмасыйның тууына 135 ел тулды. Ул тумышы белән Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылыннан. Чын фамилиясе – Зәбиров. Авыл исемен үзенә тәхәллүс итеп алган ул. Нибары 80 хуҗалыклы Кече Укмас авылы табигатьнең матур бер почмагында – Укмас инеше буенда урнашкан. Авыл чишмәләргә бик бай. Миргазиз Укмасыйның туган нигезе дә чишмә буенда гына. Туган авылы чишмәләренең челтерәвен тыңлап, саф суларын эчеп үскән кеше ничек инде шагыйрь булмасын ди?!

Миргазиз Укмасый әдәбиятка беренче революция елларында, ягъни 1905 нче елларда килеп керә. Габдулла Тукай белән һәрдаим хат алышып тора, аңа үз шигырьләрен укыта торган була. Бүген аның исеме бераз онытыла төште. Шагыйрьне туган ягында да искә алучылар сирәк. Дөрес, туган авылындагы нигезенә истәлек ташы куелган, әмма ул да инде шактый искерә төшкән. Шагыйрьнең кабере Казандагы иске татар зияратында урнашкан.

Бу тапшыруны әзерләнгәндә Татарстан радиосы мирасханәсендә бер кызыклы табылдыкка тап булдык. 1994 елгы язма бу. Халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев шагыйрь Миргазиз Укмасый тормышына һәм иҗатына кагылышлы мәгълүматлар белән уртаклаша. Бүген без әлеге тапшыруны кабатлап эфирга бирергә булдык. Инде күптән бакыйлыкка күчкән Мөхәммәт аганың тавышын кабат хәтердә яңартыйк.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>