28 ноябрь. “Яшьлек аланы”.

IMG_20181121_103332

1. Бу көннәрдә Казанда бишенче тапкыр «Россия студентлары гүзәле» Илкүләм талантлар конкурсы үтте. Анда Пенза дәүләт университеты студенты Алина Зарейник җиңү яулады. Конкурсның финалы Казанда узды, анда Россиянең 6 федераль округыннан 12 студент кыз катнашты. Конкурс барган көннәрдә конкурста катнашкан Казан кызы Лилия Заһидуллина һәм ил күләмендә үткәрелә торган бу конкурсны оештыручыларның берсе – Руслан Әдиятуллин белән әңгәмә корган идек.

IMG_20181121_103827_HHT

2. Ил күләмендә үткән “Россия студентлары гүзәле” талантлар конкурсы барган көннәрдә Казанда шулай ук Бөтенроссия буенча 2018 елның “Ел студенты”н билгеләделәр. Шунысы үзенчәлекле, әлеге конкурсларның икесе дә Рәсәй күләмендә бишенче тапкыр үткәрелә. Алар икесе дә кайчандыр Казанда башланып киткән булалар. Премия үзен төрле өлкәләрдә уңышлы итеп күрсәтә алган, өлгер, булдыклы студентларга бирелә. Быелгы премиянең приз фонды 2 миллион 100 мең сум тәшкил иткән. Казанда үткән бу конкурста Россия вузларыннан 500 иң яхшы студент катнашкан. Конкурс барлыгы 9 номинациядән тора. Аның кысаларында “Елның иң иҗади студенты”, “Ел спортчысы”, “Ел җәмәгать эшлеклесе” һәм башкалар билгеләнә. Менә шундый кызу ярыш барган көннәрдә безнең студиягә Бөтенроссия “Ел студенты – 2018” премиясе конкурсында катнашучы Игорь Смирнов һәм аны оештыручы, әлеге конкурста былтыр җиңеп, төп тантананы быел Казанга алып кайткан Нәфис Сираҗетдинов килделәр. Инде алга китеп булса да шунысын әйтик, Игорь Смирнов быелгы “Ел студенты-2018” Бөтенроссия студентлар премиясе конкурсында “Ел җәмәгать эшлеклесе” булып танылды.

IMG_20181121_115032_HHT

3. 1 нче декабрь көнне көндезге 11дән төнге 12гә кадәр «Смена» заманча мәдәният үзәгендә дизайн һәм шәһәр мәдәнияте дөньясының иң көтелгән чарасы – JADIDFEST фестивале узачак! Биредә яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, аш-су осталары, музыкантлар һәм башка индустрия вәкилләре белән танышып булачак. Фестивальдә һәркем үзе өчен кызык таба ала: тематик остаханәләрдә катнашырга, дизайнер һәм мода белгечләре лекториен тыңларга, төрле тәм-томнар татып карарга, шәп музыка тыңларга, үзегезгә һәм якыннарызга Яңа ел бүләкләрен алырга һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә мөмкин. Фестиваль программасына design-маркет, «Сабыйлар» үзәгеннән балалар мәйданчыгы, гыйлем фест, «Стереотипларсыз милли дизайн» темасына Акыл фабрикасы, лекторий, татар электрон музыкасы вәкилләре чыгышы кергән. Иң мөһиме болар барысы да — татар мәдәнияте турында.

1 декабрьдә фестивальдә «Стереотипларсыз милли дизайн» темасына Акыл фабрикасы узачак, анда танылган дизайнерлар, рәссамнар һәм мода белән дизайн осталары сүз тотачак. Шулай ук әлеге мәйданчыкта бушлай идеяләр тарату сеансы узачак. Ләкин Акыл фабрикасында милли дизайн темасы гына кузгатылмаячак, Башкортостан һәм Казахстан белгечләре заманча этно-брендлар, трендлар үзгәреше һәм этно-дизайн дөньясының актуаль вакыйгалары турында да сөйлиячәк.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>