28 октябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

парл

Бу атнада Казанда V чакырылыш  Татарстан Дәүләт Советының 33 нче утырышы булды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан  Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары, дәүләт һәм муниципаль органнар җитәкчеләре катнашты. Утырышны Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Парламентның 33нче утырышында карау өчен көн тәртибенә башта 34 мәсьәлә чыгарылган иде. Депутатлар  тәкъдимнәреннән соң аларның саны  артты. Көн тәртибендәге  иң әһәмиятле мәсьәлә итеп — алдагы өч елга билгеләнгән Республика бюджеты турындагы закон проекты иде. Депутатлар утырыш башында тагын бер актуаль мәсьәлә буенча фикер алышу тәкъдиме белән чыкты.  Алар Татарстанда дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен укыту мәсьәләсен күтәрде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>