29 апрель. Туры элемтә.

IMG-20190429-WA0001

Атлар  татар халкы тормышында аерым урын алып тора: игенче ат җигеп  җир эшкәрткән, җигүле ат белән тормышын алып барган, ир-егетләр яуга атка атланып киткән. Соңгы елларда республикабызда ат үрчетүгә  игътибар арта башлады һәм татар атлары токымы  рәсми рәвештә теркәлде. Бу эш белән  Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, галимнәр, аерым алганда, Казан дәүләт  ветеринария  академиясе  шөгыльләнә.  Тапшыруда  шушы югары уку йорты профессоры, биология, генетика һәм  үрчетү кафедрасы мөдире  Равил Хәйретдинов  атчылык тармагында соңгы елларда башкарылган эшләр турында сөйләячәк һәм бу өлкә белән кызыксынучы тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>