29 август. “Пар канатлар”.

семья

“Пар канатлар” тапшыруы эфирга чыга башлауга  1 нче сентябрьдә 30 ел. Аны  республикабызда танылган журналист Варис Зиннәтуллин башлап җибәргән иде. Шул уңайдан  бу чыгарылышта  истәлекләре белән  Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре, ул елларда  радио режиссеры булган  Әминә Шаһиәхмәтова,  Татарстанның халык артисты, радио дикторы Тәлгать Хаматшин, шулай ук  Варис абыйның хатыны  Рәмзия  апа (хәзер ул вафат)  истәлекләре белән  уртаклашалар.

Соңгы дистә еллар дәвамында тапшыру “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте ярдәме белән эфирга чыга. Бу җәмгыятьнең үзендә дә  яшь буынны тәрбияләүгә, гаиләләрнең  социаль-көнкүреш шартларын яхшыртуга зур игътибар бирелә. 28 нче августта, мәсәлән,  “Казан”  Гаилә үзәге янында нефть һәм газ  сәнәгате эшчәннәренең һөнәри бәйрәменә багышлап “Газпром трансгаз Казан” җәмгыятендә эшләүче династияләргә багышланган  зур чара була. Тапшыруда  шушы вакыйга да яктыртылачак.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>