29 август. «Татарстан дулкынында».

kamil-a

“Аның язучы буларак теле һәрвакыт аерылып торды. Ул кайвакытта төртмә кебек тә, уйнаулы уйчан сыман да, бәяләүче дә, үгетләүле дә кебек тоела. Әмма боларның барысын да бергә кушканда гына бу тел аңлашыла башлый. Кемнәрнеңдер матур дип саналган теле җилләр белән бергә кырлар-болыннар аша йөгереп әлсерәтсә яки Париж, Рим, Каһирә, Истамбулдагы биек манараларга уралып йөреп, инде дә тау сыртларына бәрелеп китеп, чәчләрне сыйпап үткәндәй хис калдырса, аныкы бөтенләй башка, ул күңел идәненә коелган эре борчакларны хәтерләтә, кайда таба сикерәселәрен, маңгайгамы, башка җиреңәме бәреләсен белеп тә бетереп булмый. Бу — ирония теле, мактаучы, аркадан сыйпаучы һәм кемлегеңне ачык белдерүче бәяле һәм бәһале тел.

Бөтен иҗаты буенча ул  шушы тел белән яшәде, аны укучысына тәкъдим итте, эндәшми торганында сагындырды, күп сөйләп ташлаганында куркуга салды. Укучысы аны иң тәүдә менә шушы теле өчен яратты. Аны юмор теле дип белде. Бу яктан К.Кәримов классик әдипләребездән Шакир Мөхәммәдов, Закир Һади, Мирсәй Әмир. Мөһәммәт Мәһдиевларнын данлыклы дәвамчысы булды.

Әдипнең каһарманнары да ироник телле. Бу тел белән болай да һәр авылның яшьләре һәм өлкәннәре сөйләшә. Язучы бу телне халыктан алган. Турыдан-туры күчереп түгел, билгеле. Үз күнеле аша уздырып. Татар — төртмә телле халык. Күрше белән күрше иртә таңнан шушындый ироник тел белән сәламләшмәсә, яши алмый. Кемдер бу телне күтәрә ала, кайсылардыр — юк…”

Бу юлларның кайсы язучыга багышланганын аңлап алгансыздыр инде. Республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләк иясе, прозаик Камил Кәримов иҗаты турында филолгия фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин әнә шулай, дип яза.

Иҗат кешеләре һәр язны аеруча зур дулкынлану белән каршы ала. Юк язгы кичерешләр, шаулап  аккан кар сулары, кошлар сайравы гына түгел, ә ел саен көтеп алынган Тукай премиясе ияләрен билгеләү дә һәркайсыбызны бүгенге татар әдәбиятының язмышы турында тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итә.

Быел Камил Кәримов та нәкъ менә шушы олы бүләккә – Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә ия булды. Тик моңа ирешү аңа җиңелләрдән генә бирелмәде дип тә әйтергә мөмкин. Бүгенге сүзебезне дә әнә шул тирәдәрәк башлап җибәрик әле.

 

QTqE9bnTKY8-768x576

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>