29 май. “Пар канатлар”.

семья

Мәгълүм булганча, Татарстан дәүләт радиосы коллективы тапшырулар геройлары белән даими элемтәдә тора, алар белән очрашулар үткәрә, бакыйлыкка күчкәннәрен зур ихтирам белән искә ала.

Республикада мәгълүм шәхес, “Татмелиорация” компаниясен 20 елга якын җитәкләгән Әнвәр Мәхмүт улы Залаков һәм аның гаиләсе “Пар канатлар” тапшыруын әзерләүчеләр белән даими элемтәдә, Гаилә бәйрәмнәре  үткәргәндә ярдәм кулы  суза иде.

Июньнең беренче якшәмбесендә мелиораторларның  һөнәри бәйрәме булуын исәпкә алып һәм Әнвәр Мәхмүт улы рухына дога кылу ниятеннән, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче Бөтенроссия “Татар гаиләсе фонды” һәм республикабызның  Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә Яңа Чишмә районының Акбүре авылында радиотыңлаучылар белән очрашу – искә алу кичәсе үткәрде. Тыңлаучылар игътибарына аның өлешчә кыскартылган язмасы тәкъдим ителә. (1 нче өлеш)

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>