29 май. «Татарстан дулкынында».

 

29K5qTg29E4

Бүген без башкалабызның үзәгендә эшләп килүче Казан шәһәр филармониясенә юл тотарбыз. Менә инде егерме елдан артык бу оешма җыр-моң сөючеләргә хезмәт күрсәтә. Казанның  Мәдәният идарәсе карамагында дистәдән артык мәдәният сарае бар. Әнә шул мәдәният йортларында концертлар кую – Филармониянең төп  вазыйфаларның берсе. Мәдәният үзәкләренең яңалары да ел саен ачылып тора. Төрле бистәләрдә яшәүчеләргә үзләренең мәдәният йортларына йөрү күпкә уңайлырак. Филармония артистлары аларга  елына 2-3 концерт тәкъдим итә. Мәсәлән, әле узган елның сентябрь аенда гына алар Казан тамашачысын  «Көзге моңнар» концерт программасы белән сөендерделәр. Шулай ук төрле декадалар яки бәйрәмнәр вакытында да концерт программалары оештырыла. Моннан тыш, шәһәрдә узган төрле чараларда, кунаклар кабул иткәндә дә катнаша алар. Иҗади сәфәрләрдә, гастрольләрдә дә еш булалар. Милли моңнарыбызга сусаган милләттәшләребезне һәрдаим сөендереп торалар, арадагы дуслык җепләрен ныгыту өчен дә һәрдаим тырышлык куялар. Казан филармониясендә үзенчәлекле тавышы, табигать биргән таланты белән аерылып торган, профессиональ артистлар эшли. Мәсәлән, Рөстәм Асаев, Айдар Габдинов, Резидә Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Гөлшат Имамиева, Алинә Шәрипҗанова исемнәре генә дә күпне сөйли. Инде менә ничә еллар горурланып сөйләрлек “Казан ” бию ансамбле һәм  “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры эшләп килә. Кыскасы, рәхәтләнеп иҗат итәрлек бай һәм тәҗрибәле коллектив.

Бүген  оешма яңадан чәчәк ату чорын кичерә дисәк тә буладыр. Горурланып сөйләрлек эшләре дә, яңалыклары да байтак. Күптән түгел җырчылар һәм алып баручылар арасында кастинг та игълан иттеләр. Димәк, исәпләре яшәрергә һәм тагын да киңәергә. Филармониянең эшчәнлеге белән якыннанрак танышу максатыннан без Казан шәһәр филармониясе режиссеры  Исмәгыйлева Халисә Хәлим кызына мөрәҗәгать иттек.

 

20190530_121729

 

4SfoROBuyZs

 

-IAMSUNMfYk

 

9nvxfFbdKWw

 

9nr5kKlmL_k

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>